news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 957 очрагы расланган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шул рәвешле, инфекция йоктырган пациентларның саны арту тенденциясе саклана.

«24 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 18, Чаллыда 17 очрак теркәлгән. Коронавирус инфекциясен йоктыручылар республиканың барлыгы 12 муниципалитетында ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 957 очрагы расланган, 20 455 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 664 686 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 438 114 кеше икенче дозаны да алган.

Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин да гражданнарны әлеге инфекциягә каршы прививка ясатырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100