news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фин табиблары COVID-19га каршы антитәнчекләр елдан артык сакланырга мөмкинлеген әйтте

Тикшеренүдә катнашучыларның 97 процентында IgG антитәнчекләре табылган.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырган кешеләрдә антитәнчекләр елдан артык саклана.

«Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш илкүләм институты тикшеренүләре буенча, күпчелек коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр антитәнчекләр бер елдан соң ачыкланган», — дип хәбәр итә Финляндиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш илкүләм институты галимнәре сүзләренә сылтама белән РИА Новости.

Тикшеренүдә катнашучыларның 97 процентында IgG антитәнчекләре табылган.

«Күп кешедә антитәнчекләр табылса да, бер елдан аларның дәрәҗәсе, авырганнан соң алты ай узганнан соңгы күрсәткечләргә караганда, якынча өчтән бергә түбәнрәк иде», — диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100