news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды

Тәүлек эчендә республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 28 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының гомуми саны — 5309. Тәүлек эчендә үсеш - 31 яңа очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренә караганда, 21 июльдә белгечләр яңа коронавирус инфекциясенә 5 мең 149 тест үткәргән. Авыру белән контактта булган 1157 кеше күзәтү астында кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә коронавирустан 28 татарстанлы дәваланды, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100