news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк

Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак.

Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.

Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.

Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100