news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада медицина хезмәткәрләренә багышланган үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан шул санда портретлар сайлап алынган.

Түбән Камада медицина хезмәткәрләренә багышланган үзенчәлекле күргәзмә ачылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда үзенчәлекле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә түбәнкамалылар сәламәтлеге сагында торган 55 медицина хезмәткәренең фотосурәтләре урын алган.

Әлбәттә, бүген һәр медик — герой. Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан шул санда портретлар сайлап алынган. Шулай ук күргәзмә традицион рәвештә июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән, ә төп тантана бүген Халык иҗаты йорты сәхнәсендә узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмәдә йогышлы авырулар госпитале табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм санитаркалары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, сырхауханәләр, лабораторияләр, нур диагностикасы бүлеге белгечләренең фоторәсемнәре бар. Шулай ук Кама Аланы район хастаханәсеннән һәм диспансерлардан госпитальгә эшкә килгән хезмәткәрләрнең дә портретлары куелган.

Хәзер СOVID-госпиталь пациентлары һәм башка түбәнкамалылар пандемиянең иң авыр чорында кызыл зонада көнне төнгә ялгап хезмәт куючыларны таный алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100