news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстан Covid-19 штаммының башка коронавирустан аермасы билгеле

Һиндстан Covid-19 штаммы һәм аның мутациясе күзәнәкләргә үтеп кергәндә антитәнчекләргә бирешмәве белән куркыныч.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Һиндстан Covid-19 штаммы һәм аның мутациясе күзәнәкләргә үтеп кергәндә антитәнчекләргә ныклыгы белән куркыныч. Бу хакта РИА Новости корреспондентына Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург хәбәр итте.

Ул вирусның бу варианты кеше күзәнәкләре белән башкача бәйләнештә торганлыгын әйтте.

«Ул күзәнәкләрне җимерми, ә берсеннән икенчесенә күчеп, күп төшле күзәнәкләр хасил итә, — дип аңлатты Гинцбург. — Шул рәвешле, ул инде эчкә үтеп кергәч, канда циркуляцияләнә торган антитәнчекләргә бирешми, бу аның хәйләсе».

Үзәк җитәкчесе сүзләренчә, «Спутник V»  вакцинациясе вакытында барлыкка килә торган антитәнчекләр запасы, коронавирусның ачыкланган барлык вариантларыннан яклау өчен, шактый югары.

Б.1.617 штаммы узган елның октябрь башында Һиндстанның Махараштра штатында ачыкланган, соңгы вакытта ул күп илләргә таралган. Мәскәү мэры Сергей Собянин әйтүенчә, коронавирус белән авырганнарның 90 процентында «дельта»-вариант тапканнар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot