news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

Республикада коронавирус инфекциясе расланган 1128 кеше дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.

«11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Тәүлек эчендә авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр арасында табылган, алар 15 кеше. Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — барлыгы 21 кеше. Икенче урында Чаллы — анда дүрт очрак теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 4231 кеше авырган, алар арасыннан 3091 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 32 кеше. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100