news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары кемнәр була алуын аңлатты

Бүген коронавирус белән авыручы 40лап пациент плазмага мохтаҗ.

Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары кемнәр була алуын аңлатты
Михаил Захаров

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары кемнәр була алуы турында сөйләде. Бу хакта сүз «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә барды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече, Республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагөл Баялиева әйтүенчә, плазма донорлары булып, коронавирус белән авырып терелгән 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, авырлыгы 50 кг нан артык булган пациентлар була ала.

Covid-19 белән авырган кешенең плазмасын күчерү буенча беренче тәҗрибә уңышлы булганын әйтте. Республикада коронавирус белән авырган 17 кешегә донор плазмасы күчерелгән.

«Без туңдырылган плазма куллануны акларга тиеш. Бу терапия чыннан да нәтиҗәле. Хәзер бездә ихтыяҗ зур, донорлар аз. Беренче донорлар хирурглар, табиблар иде. Дәваланып терелгән пациентлар шактый, шуңа күрә безнең максат — авырып терелгән, ярдәм итәргә теләгән кешеләрне җәлеп итү», — диде Айнагөл Баялиева.

Икенче тискәре мазоктан соң, ким дигәндә, ике атна узгач, кеше плазма тапшыра ала. Донор булырга теләгән кешенең коронавирус белән авыруын раслаган документы булуы шарт.

Айнагөл Баялиева сүзләренчә, бүген коронавирус белән авыручы 40лап пациент плазмага мохтаҗ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100