news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә медицина битлекләрен көзен дә киеп йөрергә туры килергә мөмкин

Татьяна Голикова сүзләренчә, илдә шәхси саклану чаралары җитмәү проблемасы хәл ителде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Россия гражданнарына Covid-19 таралуын булдырмау өчен генә түгел, сезонлы авырулар йоктырмас өчен дә битлек режимын сакларга кирәк булачак. Беренче каналда «Познер» программасына биргән интервьюсында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шундый фикер белән уртаклашты.

 «Безгә үз тормышыбызны ничектер үзгәртергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә туры киләчәк. Битлек киеп йөрергә, санитайзерлардан файдаланырга кирәк», — дигән Татьяна Голикова.

Вице-премьер сүзләренчә, бүгенге көндә илдә шәхси саклану чаралары җитмәү проблемасы хәл ителгән. Коронавирус тарала башланганда булган дефицит илнең пандемиягә әзер булмавы белән аңлатыла.

«Дөньяның бер генә иле дә киңкүләмле коронавирус пандемиясенә әзер түгел иде, шул исәптән безнең ил дә искәрмә түгел», — диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100