news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда паркта, шифаханәдә һәм стоматологиядә коронавирус чыганагы табылган

Санитария нормаларын бозуның 11 факты буенча Роспотребнадзор судка исклар әзерләгән.

Чаллыда паркта, шифаханәдә һәм стоматологиядә коронавирус чыганагы табылган
Набчелны ру

(Яр Чаллы, 22 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда коронавирус инфекциясе таралуның яңа чыганаклары табылган, шул исәптән парк һәм шифаханәләрдә дә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Автокаланың баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтте.

Спикер әйтүенчә, шәһәрдәге эпидемиологик вазгыять кискен дип бәяләнә. Санитария нормаларын бозуның 11 факты буенча Роспотребнадзор судка исклар әзерләгән.

Вирус «чыганаклары» исемлегенә «Транснефть», «Челны-бройлер», «КАМАЗ» оешмасының структур бүлекчәләре (алар арасында — «КАМАЗ» сәүдә-финанс компаниясе дә бар), «Ял һәм мәдәният паркы», 4нче хастаханәдә, йогышлы авырулар хастаханәсе, «Яр Чаллы» шифаханәсе, «Зубная фея», «Центр медицинского осмотра», «Танар» клиникалары керде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев барлык хокук бозулар буенча да компания җитәкчелегенә җиткерергә, шулай ук мондый фактларны ачык хәбәр итәргә кушты.

«Сез миңа тикшерү актларын күрсәттегез. Анда шаккатырлык фактлар бар. Бер оешмада хезмәткәрләр бөтенесе дә бер стаканнан су эчәргә мәҗбүр. Коронавирус таралу чорында бу эчү режимы шулай сакланамы? Җитәкче үз оешмасында мондый хәл булуын белә микән», — диде шәһәр мэры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100