news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр балаларны коронавирустан саклау тәртибен аңлатты

Пычрак куллар аркасында инфекция яки авырулар килеп чыгуын балаларга аңлатырга кирәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә чикләүләрне бетерү чорында балаларны коронавирус инфекциясеннән саклау өчен ата-аналарга киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Балалар урамга чыгарга тиеш, әмма аларга кагыйдәләрне аңлатырга кирәк. Балаларны чисталыкка үз үрнәгегездә өйрәтегез. Балалар белән урамда йөргәннән соң, уйнаганнан соң, ашар алдыннан, бәдрәфтән чыккач кулларны юыгыз. Пычрак куллар аркасында инфекция яки авырулар килеп чыгуын балаларга аңлатырга кирәк», — диелә ведомство сайтында.

Роспотребнадзор кимендә ике метр калдырып, социаль дистанцияне сакларга тәкъдим итә. Әгәр бала аны үти алмый икән, тыгыз аралашу булмаган җирдә йөрергә тырышырга кирәк.

Моннан тыш, балаларга биткә, борынга кагылырга, күзләрне уарга ярамаганын аңлату мөһим, чөнки шул рәвешле вирус йогарга мөмкин. Тауда шуганнан соң һәм шундый уеннардан соң тән тиресенең ачык урыннарын дезинфекцияләргә, әй өйгә кайткач баланы душта юындырырга кирәк.

«Санитар һәм эпидемиологик таләпләр буенча, балалар булмаган вакытта балалар мәйданчыкларын даими дезинфекцияләп торалар. Әлбәттә, дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән мәйданчыкларда уйнау куркынычсызрак, шулай да иминлек дәрәҗәсе андагы балалар санына бәйле», — диелә хәбәрдә. 

Коронавирус буенча Россия һәм дөньядагы актуаль яңалыкларны стопкоронавирус.рф порталында белеп була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100