Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Психолог татарстанлыларга тормыш дәртен табу юлларын аңлатты
Ул үзеңнең «көч урынын» - һәрвакыт уңай эмоцияләр китерә торган халәтне искә алырга киңәш итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кайчак кешеләрнең тормышка дәрте сүнгән, кәефләре киткән һәм берни эшләргә теләге булмаган чаклары була.ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Вера Герасимова YouTube видеохостингында әлеге халәттән котылу юллары турында сөйләде.
«Үзеңнең физик яктан гына түгел, уй-фикерләрең белән дә кайда булуыңны аңларга кирәк, чөнки арыганлык хәлендә гел без балалар, эш, борчылулар, стресслар турында уйланабыз. Кайда булуыңны, әйләнә тирәңдә кем булуын төгәл аңлау зарур», - диде спикер.
Уй-фикерләреңне тупларга кирәк, дип өстәде Вера Герасимова.
«Икенче момент - ориентирлар. Үземне яклау өчен нәрсә эшли алам», - дип сөйләде психолог.
Ул үзеңнең «көч урынын» - һәрвакыт уңай эмоцияләр китерә торган халәтне искә алырга киңәш итте. Психолог мондый урын бар, иң мөһиме - аны табу, дип ышандырды. Шулай ук хуш исләр шатлык һәм көч китерә. Мәсәлән, цитруслар, чөнки ул Яңа ел бәйрәмен хәтерләтә.
«Берәр хәл булса, мине нәрсәдер туктата икән - көч юк, мин аны каян ала алам, дип уйларга кирәк, тик «уйлап» кына булмый, моны эшли башлау мөһим. Бу да бик җитди момент, чөнки эшләү һәрвакыт авыррак», - дип тәмамлады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз