news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 75 яңа очрагы расланды

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән  узган тәүлектә — 246.

Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 75 яңа очрагы расланды

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 75 яңа очрагын ачыклаган, шуларның берсе генә читтән кергән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«24 кеше хастаханәгә озатылган. 51 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки билгеләре булмаган формасы», — диде Лилия Галимова.

Авыруларның күбесе, 31 кеше 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керә, икенче урында — 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кеше (16 кеше).

Узган тәүлектә, элеккечә авыру очракларының күбесе Казанда (24 кеше) теркәлгән. Икенче урында — Чаллы (23 кеше), өченче — Түбән Кама (7 кеше).

Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 246.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100