news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцина барлыкка килү вакытын атады

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән препарат булдыру өчен тикшеренүләр алып барыла.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясау буенча беренче нәтиҗәләрне июль азагында көтәргә мөмкин. Бу хакта «Россия-1» каналындагы «Вести» программасына биргән интервьюсында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Федераль ведомство башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә берничә компания әлеге юнәлеш буенча эзләнүләр алып бара. Шулай ук инде клиник сынаулар үткәрелә.

«Әлегә барысы да график буенча бара, әлегә бернинди өзеклекләр юк», — дип билгеләп үтте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100