Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган тәүлектә тагын 37 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 170 очрагы теркәлгән.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«12 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда – 14, Чаллыда – 13, Азнакай һәм Баулы районнарында – икешәр, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 170 очрагы ачыкланган, 17 263 кеше терелгән.
Республикада 215 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Шуларның 129 меңнән артыгы икенче дозаны да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз