news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аллерголог: Сезонлы аллергияне кыштан ук дәваларга кирәк

Дамира Әхмәтҗанова сезонлы аллергиядән интегүчеләр, ким дигәндә, өч, иң күбе биш ел дәваланырга тиешлекләрен әйтте.

Аллерголог: Сезонлы аллергияне кыштан ук дәваларга кирәк
Михаил Захаров

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе аллергология үзәге табибы Дамира Әхмәтҗанова сүзләренчә, язын табигать уяна башлагач, яшеллеккә аллергия кичерүчеләр кыштан ук дәвалана башларга тиеш.

«Без аларны яз җиткәч түгел, кыш буе дәвалап, сезонга алдан ук әзерлибез. Безгә кыштан ук дәваланырга йөргәннәрдә нәтиҗәсен күрәбез. Хәзер чакырасы да юк, үзләре белеп киләләр. Кыш көне, хәтта ноябрьдән үк безгә килеп, инъекция, уколларны алсалар, авырулары күпкә җиңелрәк уза», — диде табиб «Татар-информ»га интервьюсында.

Дамира Әхмәтҗанова сезонлы аллергиядән интегүчеләр, ким дигәндә, өч, иң күбе биш ел дәваланырга тиешлекләрен әйтте.

«Аллергикларның иң яратмаган агачы — ак каен. Аңа аллергия бик көчле, аның матдәләре, молекулалары күп агачларга кергән. Зирек, чикләвек агачы да апрель–майда аллергия бирә. Арышбаш, солыбаш, сарут, актамыр кебек тәбәнәк кыяклы үләннәрдән дә июньдә аллергия көчле. Соңрак июль–август-сентябрьгә әремнән аллергия кичерүчеләр күп», — дип аңлатты аллерголог.

Табиб агачларга яки үләннәргә аллергиясе булган кешеләрнең борыннары томалану, күзләре кычыту, күз яше агу, буылу билгеләре булганын искәртте. «Хәтта эшли алмаслык халәткә җитүчеләр дә бар. Башлары авырта, һаман йокы баса. Бу яшәү сыйфатына бик каты тәэсир итә», — диде Дамира Әхмәтҗанова.

Табиб аллергиянең өзлегүләргә китерү ихтималлыгын да әйтте. «Кемдәдер гайморит, астмага күчәргә мөмкин, кемнеңдер үлекле конъюнктивитка әйләнә. Шул өзлегүләр кешегә тагын да авырлык китерә. Аллерген специфик иммунотерапия шул авыруларны булдырмас өчен кирәк», — дип белдерде аллерголог. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100