news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул.

Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 — 8, 30-50 — 23, 50-60 — 13, 60-70 — 7 кеше, 70-80 — 1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.

75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Сарманда - 3, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.

22 апрельгә Татарстанда коронавирусның 355 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100