news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Covid-19ның гадәти салкын тиюдән төп аермасын атады

Коронавирус инфекциясен йоктуручылар еш кына исләрне аеру мөмкинлеген югалта.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус йогышы еш кына гади салкын тиюне хәтерләтә, тик аннан җәфа чигүче кеше исләрне сизмәскә мөмкин. Бу хакта ФМБАның Федераль фәнни-клиник үзәгендә пульмонология үзәге җитәкчесе Александр Аверьянов YouTube-каналында коронавирустан сәламәтләнгән журналист Максим Шевченко сөйләде.

«Авыручыларның күбесе аносмия сизә, ягъни авыручы исләрне сизми һәм аның тәмнәрне тою мөмкинлеге югала. Бу вирусның үзенчәлеге, ул борын куышлыгы һәм тамакта урнашып, әлеге органнарга зыян китерә, — дип аңлатты белгеч.

Шул ук вакытта Аверьянов Covid-19 симптомнары гадәти ОРВИга охшаш булу сәбәпле, салкын тию билгеләре барлыкка килүне коронавирус инфекциясе билгесе буларак карарга кирәк, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot