news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

 Татарстанда 306 кешедә коронавирус ачыкланган

Чирләүчеләрнең рәсми теркәлгән саны кими бара.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 белән чирләүчеләрнең рәсми теркәлгән саны кими бара. Соңгы тәүлектә 306 яңа очрак ачыкланган. Алдагы көнне 349 кешедә расланган булган.

Республикадагы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шунный саннар китерә.

«<…> 26 кеше хастаханәгә салынган. 73 очракта 18 яшькә кадәрге балалар», — дип ачыклык кертелгән хәбәрдә.

Йогышлы чир эләктерүчеләр Татарстанның 45 муниципалитетының утыз өчендә теркәлгән. Иң күп чирләүчеләр — Казанда, анда 99 кешедә вирус табылган. Түбән Кама районында авыруның 31 очрагы бар. Яшел Үзән районында — 27, Чаллыда 23 кеше чирләгән.

Шулай итеп, 2022 елның 22 мартына булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 134 714 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 121 274 кешесе сәламәтләнгән. Шулардан 1293 кеше узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 2 489 893 татарстанлы вакцина кадаткан. Бер көн эчендә вакцинация үтүчеләр саны 1974 кешегә арткан. Саклану чарасының ике дозасы да 1 926 021 кешегә ясалган. Республикада яшәүче 273 596 кешесе ревакция узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100