Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Тимер юл транспортында битлек режимы мәҗбүри кала
Ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен бетерү турында хәбәр чыкты.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Тимер юл транспортында битлек режимы мәҗбүри кала. Роспотребнадзор шул турыда белдерде. Ведомство аңлатмасын ТАСС чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, 21 март көнне көндез Россия тимер юлларының яңалыклар каналында ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен бетерү турында язма чыкты. Аерым алганда, сүз битлек режимы һәм тән температурасын тикшерү турында бара.
«Роспотребнадзорның тимер юл транспорты идарәсе хәбәр иткәнчә, тимер юл транспорты объектларында коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен кертелгән төрле чикләүләр бетерелгән. Шул ук вакытта битлекләр киеп йөрү элеккечә мәҗбүри булып кала», — дип белдергәннәр федераль хезмәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз