Татарстанга тагын 8,8 мең доза «Спутника V» вакцинасы кайтты

Вакцинаны республика шәһәрләренә, шул исәптән Чаллыга да китерәчәкләр.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтарылган.

«Шимбә көнне 8,8 мең доза вакцина кайтарылды», - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу атнада республикада «Спутник V» препаратының тагын бер партиясе кайтуын көтәләр.