news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Россиядә туберкулез авыруы киң таралырга мөмкин дип кисәтте

Чит илләрдә 100 мең кешегә туберкулез белән авыручы – 10, ә Россиядә 60-100 кеше туры килә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында туберкулез авыруы киң таралырга мөмкин, дип кисәтте табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников URA.RU сайтына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул әлеге авыруның беркая да китмәвен, яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе аркасында кешеләрнең тикшеренү узмавын искәртте.

«Безне яңа дулкын көтә – моны 100 процентка ышанып әйтергә мөмкин. Безнең хәлебез яхшы түгел. Россиядәге вазгыять Европа илләре һәм Америкадагыдан да начаррак», - диде табиб һәм чит илләрдә 100 мең кешегә туберкулез белән авыручы – 10, ә Россиядә 60-100 кеше туры килүен билгеләп үтте.

Моннан тыш, Мясников сүзләренчә, инфекциянең антибиотикларга каршы торучанлыгы аркасында туберкулезны дәвалау мөмкинлеге кими.

news_right_1
news_right_2
news_bot