news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган

Россиядә COVID-19 авырулы пациентларның гомуми саны 367 кешегә җиткән, 16сы сәламәтләнгән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Россиянең алты төбәгендә коронавирус белән чирләгән тагын 61 кеше теркәлгән. Бу хакта COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ачыкланганча, 54 очрак — Мәскәүдә, икешәр очрак Удмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә, тагын берәр зарарлану очрагы Новгород һәм Архангельск өлкәләрендә теркәлгән.

Соңгы ике атнада инфекцияләнүчеләрнең барысы да эпидемиологик вазгыять әйбәт булмаган Швейцариядән, Латвиядән, Нидерландтан, Испаниядән һәм Франциядән кайткан. Авыручыларны хастаханәләргә салалар һәм махсус боксларга урнаштыралар, алар белән контактта торучыларны тикшерүгә озатканнар.

Россиядә COVID-19 авырулы пациентларның гомуми саны 367 кешегә җиткән, 16сы сәламәтләнгән, 52 меңнән арты кеше күзәтү астында кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100