news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

22 февральгә мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 2951 яңа очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч кичәгедән кимрәк, кичә 3159 кеше ковид йоктыруы ачыкланган иде.

«219 кеше хастаханәгә салынган. Коронавирус белән авыручылар арасында 442 кешегә 18 яшь тә тулмаган», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 45 муниципалитетында да ачыкланган. Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 1414 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 249 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 22 февральгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган. Татарстанда 65 459 кеше (узган тәүлектә — 3280 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 455 798 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә бер көндә 1674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Республикада яшәүче 1 925 600 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, 238 652 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100