news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкан дип фаразлый

Гыйнвар-февраль айларында ковидның «омикрон» шатммын йоктыручылар шактый иде, өстәвенә вакцинация темплары да арта бара, ди Сергей Вознесенский.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска күмәк иммунитет инде формалашкандыр мөгаен, дип белдерде Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский РИА Новости белән әңгәмәдә.

«Поликлиникаларда, беренчел звенода булган хәл халыкның шактый зур катламының гыйнвар-февраль айларында авырып алуын дәлилли. Өстәвенә, вакцинацияне дә исәпкә алу зарур, ул да атна саен арта бара. Шуңа күрә коллектив иммунитет инде формалашкан дип фаразларга була», — диде Вознесенский.

Ул аңлатканча, «омикрон» штаммы бик югары йогышлылыгы белән аерылып тора, шул сәбәпле Россиядә гыйнвардан авыручылар саны шактый арткан.

Шул ук вакытта авыруның барлык очраклары да лабораториядә расланмаган булырга да мөмкин, дип ачыклык кертте Вознесенский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100