news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 очрагы ачыкланган

Республикада яшәүче 24 кеше хастаханәгә китерелгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 очрагы ачыкланган

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән элемтәдә булган.

«24 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйләрендә дәваланачак», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

30 яшьтән 50 яшькәчә төркемдә авыручылар саны күп, 17 кеше тәшкил итә. Шулай ук 70 яшьтән 80 яшькәчә төркемдә дә ун кеше авырый. Шул ук вакытта өч балигъ булмаган бала һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше ковид йоктырган.

Иң күп авыручылар Казанда (23 кеше) теркәлгән. Чаллыда коронавирус йоктыруның 13 очрагы ачыкланган. Республика муниципалитетлары арасында Әлмәт, Әтнә һәм Яшел Үзән районнары өстенлек итә, аларда өчәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус йоктыруның 17 656 очрагы ачыкланган. Татарстанда яшәүче 14219 кеше (узган тәүлектә — 3) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100