news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде

Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүнең йогышлы авырулар буенча 2нче хастаханәсе табибы Илья Акинфеев кош гриппының H5N8 штаммы симптомнары турында сөйләде.

Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза, организм инфекцияне җиңел кичерә, диде ул.

«Авыру кинәт башлана, көчле агулану, күкрәк авырта, коры ютәл башлана һәм температура кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелә», — диде Акинфеев Ura.ru агентлыгына. Бары тик махсус тикшеренүләр үткәргәч кенә кешенең гриппның нинди штаммын йоктырганын ачыклап була.

Узган атнада Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Анна Попова сөйләвенчә, узган елның декабрь ахырында Россиядә җиде кеше кош гриппы А (H5N8) йоктырган. Аның сүзләренчә, бу дөньяда кешенең бу штаммны йоктыруның беренче очрагы булган.

«Вектор» үзәге галимнәре Россиянең көньягында 2020 ел ахырында кошларда инфекция башланган фабрикада эшләүче җиде хезмәткәрне тикшергән. Кешеләрне һәм терлекләрне саклау чараларын кыска вакытта кабул итү нәтиҗәсендә вирус таралуны туктату мөмкин булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100