news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Күзлек кигән кешеләргә коронавирус сирәгрәк йога

Даими күзлек киеп йөрүче кешеләр кулы белән күзләренә сирәгрәк кагыла, шуңа күрә инфекция йоктыру куркынычы азрак.

Белгеч: Күзлек кигән кешеләргә коронавирус сирәгрәк йога

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Һиндстан галимнәре күзлек коронавирус таралуга каршы тора алуын исбатлаган.

Тикшеренүчеләр ковид белән авырый торган 300дән артык пациент арасында сорауштыру үткәргән. Аларның 19 проценты даими күзлек киеп йөрүчеләр булган. Чагыштыру буенча көнгә сигез сәгать күзлек киеп йөрүчеләр инфекцияне сирәгрәк йоктыруы ачыкланган. Бу турыда The Sunday Telegraph-ка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Моның шулай булуына аңлатма гади — алар куллары белән күзләренә сирәк тотына һәм инфекция кертү куркынычы азрак. Уртача алганда, бер сәгатьтә кеше битенә 23 тапкыр, ә күзләренә өч тапкыр кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100