news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 86 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, инфекция йоктырган кешеләрнең гомуми саны 15 мең 275кә җитте», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Авдонина әйткәнчә, белгечләр бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 8 мең 343 тест үткәргән. 3470 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә республикада 82 кешенең коронавирустан терелүен әйтте. Барлыгы 11 мең 659 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot