news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше дару җитмәү турында прокуратурага зарланган

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, тормыш өчен кирәкле даруларга бәйле проблемаларны хәл итү зарур.

Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше дару җитмәү турында прокуратурага зарланган
Владимир Васильев

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда ике ай эчендә 350 кеше даруханәләрдә препаратлар җитмәвенә зарланып, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. ТР прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтү ведомствосының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Күзәтү ведомствосы башлыгы искәрткәнчә, беренче чиратта, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен кирәкле дарулар белән тәэмин ителүенә бәйле проблеманы хәл итәргә кирәк.

«Мондый препаратларның күбесе бик кыйммәт. Кешеләр алдындагы бурыч тайпылышсыз үтәлергә тиеш», - диде Нәфыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100