news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы коронавирустан прививка ясаткан

Министр үз абүнәчеләренә Covid-19 вакцинасына карата мөнәсәбәтләре турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы коронавирустан прививка ясаткан
«Татар-информ» архивы

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан.

Процедура видеосын ул Instagram аккаунтында куйган.

Министр кичә дәүләт хезмәтләре порталы аша вакцинациягә язылганын, ә бүген инде беренче прививканы ясатканын сөйләде. Икенче фазаны ул 21 көннән соң узачак.

Министрлык башлыгы «Коронавирустан прививка: әйеме әллә юкмы?» — дип сораган үз язылучыларыннан видеога язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100