news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск пенсионерларына коронавирустан прививка ясый башладылар

Район поликлиникасында прививка кабинеты ачылган.

Менделеевск пенсионерларына коронавирустан прививка ясый башладылар
«Менделеевские новости»

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүче пенсионерларга коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башладылар. Прививканы тиз һәм уңайлы вакытта ясатырга мөмкин.

Вакцинаны ясату өчен  13.00 сәгатьтән 8 (85549) 2-19-82 телефоны буенча шалтыратып языла, үзегез турында мәгълүмат калдыра аласыз. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза.

62 яшьлек Сергей Самотохин интернеттан вакцинация башлануын белгән һәм поликлиникага шалтыратып язылган. Ир-ат вакцинациядән соң үзен яхшы хис итүе турында әйтте.

Шулай ук Кукмара районында да коронавируска каршы вакцинация үткәрелә. Бүгенге көндә муниципалитетка 140 «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайткан, аның 53е кулланылган.

Хәзер Кукмарада 13 кеше вакцинациянең икенче этабын узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100