news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Савгач авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Ул республика программасы буенча төзелгән.

Аксубайның Савгач авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Аксубай-информ», Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Урмандеево авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Салкын һава торышына карамастан, тантанага халык күп җыелды. Ачылыш тантанасына район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сәламәтлек саклау учреждениесенең бу бинасы республика программасы ярдәмендә төзелде. Монда килүчеләрне кабул итү бөтенләй башка шартларда алып барылачак. Республика җитәкчелегенә, ведомстволарга районга шундый бүләк ясаганнары өчен ихлас рәхмәт белдерәсем килә», — диде район җитәкчесе.

«Мин сезне яңа ФАП ачылу белән котлыйм. Тик сезнең медицина учреждениесенә мөмкин кадәр азрак мөрәҗәгать итүегезне телим. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек телим!» — дип мөрәҗәгать итте Алсу Тарханова.

Җыелучыларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сәламләде. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев 40 елдан артык фельдшер пунктында эшләгән, әтисе Зиновий Яковлевичны искә алып, бина хуҗабикәсе Ольга Майоровага истәлекле бүләк тапшырды. Фельдшер район башлыгы кулыннан символик ачкыч алды.

Тантана барышында төзүчеләр, әлеге объектны файдалануга тапшыруда катнашучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Кызыл тасма киселде һәм тантанада катнашучылар ФАП бинасына узды. Сыйфатлы беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен монда барысы да бар — яңа җиһазлар, махсус бүлмәләр, кайнар һәм салкын су, санузел.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100