news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Алексеевск, Бөгелмә һәм Зәй районнарында яңа баш табиб эшли башлады.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Республиканың өч районында үзәк хастханәләргә яңа баш табиблар билгеләнде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасына Илнар Вильданов билгеләнде.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсен Рим Әмиров җитәякләячәк.

Зәй үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Айдар Фатыйхов билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100