Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«36 кеше хастаханәгә салынган, 61 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Коронавирус белән авыручыларның яртысы диярлек (45 кеше) республика башкаласында теркәлгән. Чаллыда ковид белән авыручыларның 11, Әлмәт районында 8 очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 41,7 мең тапкыр куелган. Татарстанда 34,9 мең кеше (узган тәүлектә — 167 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 млн кеше ике прививканың компонентын да ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз