news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте табибларга махсус түләү өчен 50 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде

Медицина хезмәткәрләре ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айлары өчен өстәмә акча алачак.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Медицина хезмәткәрләре ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айлары өчен махсус түләүләрне вакытында алачак.

Шул максатларга Министрлар Кабинеты 50 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча координацион советы президиумы утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

«Бу акча гыйнвар бәйрәмнәрендә стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә Президент тәкъдиме буенча ике тапкыр арттырылган түләүдән тыш бирелә» — ди Мишустин. РФ Хөкүмәте телеграмм каналында шул хакта хәбәр ителә

Президент Владимир Путин кушуы буенча, коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен махсус социаль түләүләр кертелде. Хәзер 300 меңгә якын хезмәткәр Covid-19 инфекциясе белән авыручыларга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot