news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды

Ул вакцинация 74 процентка җиткәнен, нәтиҗәдә Яңа ел тамашаларын уздырырга рөхсәт бирелгәнен әйтте.

Марина Патяшина: Коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды
tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә көтәсе калган. 

«Коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланды. Соңгы дүрт атнада авыручылар саны кимүен күзәтәбез. Соңгы атнада авыру очраклары, алдагы атна белән чагыштырганда, 40 процентка кимрәк булды», — диде Патяшина Министрлар Кабинетында брифингта. 

Ул авыру күрсәткечләре кимүе вакцинация белән бәйле булганын искәртте. 

«Олы кешеләр арасында вакцинация 74 процент тәшкил итә. Күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды. Бу безгә Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартмаска мөмкинлек бирде. Без Яңа ел тамашаларын үткәрергә рөхсәт бирәбез», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100