news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды

Ачылыш тантанасына Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.

Биектау тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды
Гөлнар Гарифуллина

(Биектау, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектау районы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсе ачылды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  биектаулыларны яңа сырхауханә белән тәбрикләде. «Күптән сорый иде биектаулылар: Казан белән янәшә яшибез, ә үзебездә аппаратура да җитми, урын да әз, дип. Федераль программа нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны ачып җибәрәбез», — диде. 

Парламент башлыгы төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Бик профессиональ итеп төзегәннәр», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин сырхауханә төзелешенә 350 млн сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте. 

Ул Биектау районының табиблар белән 95 процентка тәэмин ителгәннәрен искәртте. «Бүгенге шартларда бу яхшы күрсәткеч. Без ак халатлы кешеләргә ковид шартларында куркыныч, кыю, җитди эшләре өчен рәхмәтлебез», — дип белдерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин табибларга кешеләрне прививка ясатырга үгетләүләрен сорады. «Татарстанда 2 млн нан артык кеше вакцинацияләнгән. Ә калганнар йоктыра алуына борчылып, киеренке йөриләр. Сезне, табибларны, тыңласыннар. Әле авырмаган кешеләрне сакларга кирәк, үгетләргә тырышыгыз», — диде.

Яңа сырхауханә сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән. Мәйданы 2723 квадрат метр булган өч катлы сырхауханә төзелешенә 350 млн га якын сум акча сарыф ителгән.

Яңа сырхауханәгә яңа модельдәге КТ, рентген аппаратлары, маммографлар, УЗИ, стоматология җайланмалары кайтарылган. Медицина учреждениесе 124 торак пункттан 52 683 кешене кабул итәчәк. 61 табиб һәм 68 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100