news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укытачаклар

Казан дәүләт медицина академиясендә ковидлы пациентларны дәвалауга медперсоналны әзерләү буенча 12 программа әзерләнгән.

Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укытачаклар
e-nkama

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укыту буенча программа булдыралар. Бу хакта онколог, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Без коронавируска каршы көрәшкә инфекционистларны гына өйрәтеп калмыйбыз. Акушер-гинекологлар өчен йөкле хатын-кызларда коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча җитди программа эшлибез. Моңа ихтыяҗ бар һәм ул кирәк», — диде Рөстәм Хәсәнов.

Республика табибларын мультидисциплиналы булырга әзерлиләр, чөнки табибларның универсальлеге алгы планга чыга.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100