news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 69 кеше коронавирус йоктырган

Авыручыларның иң күбе 30-60 яшьлекләр арасында.

Татарстанда 69 кеше коронавирус йоктырган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда тагын 69 кеше коронавирус йоктырган, дүрт кеше вирусны Татарстаннан читтә йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«13 кеше хастаханәдә, 56 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.

Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр (23 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (21 кеше) арасында.

Казанда 30, Чаллыда 13 очрак теркәлгән. Саба районында җиде, Буа, Алабуга, Кама Тамагы районнарында икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Инфекция тарала башлаганнан бирле республикада 9,6 мең кеше авырган, аларның 8,4 меңе дәваланып беткән, шул исәплән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot