420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган кеше авыруның беренче биш көнендә тирә-яктагылар өчен аеруча куркыныч булып санала. Нәкъ шушы чорда вирусның иң актив вакыты була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу үзенчәлек SARS-CoV-2 вирусына, калган ике йогышлы SARC-CoV һәм MERS-CoV вирусларына караганда, тизрәк таралырга ярдәм итә. Бу ике авыруның иң актив чоры шактый соңрак була — якынча бер атна һәм ун көнгә туры килә.
Коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле алым булып элеккечә үзизоляция һәм гражданнарга авыруның билгеләре турында хәбәр итү булып тора.