news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 131 кешедә коронавирус ачыкланган

38 кешене хастаханәгә салганнар, 93 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 131 яңа очрагы теркәлгән. 129ы контакт юлы белән йоккан очраклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, 38 кешене хастаханәгә салганнар, 93 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 59 очрагы Казанда расланган. Чаллыда 25 кешегә шушы диагноз куелган. Лениногорскида һәм Алабугада — 5әр, Чистайда — 3, Нурлатта 8, Түбән Камада 6 кеше ковид белән авырган. Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә — 4әр очрак. Актаныш һәм Зәй районында 2шәр очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч районнарында — 1әр очрак.

21 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 23 мең 104 очрагы билгеле. 24 мең 398 кеше тернәкләнгән.

Барлыгы 1 млн 337 мең 780 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 997 мең 521е икенче прививкасын ясаткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100