news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб балаларга да җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә кирәклеге хакында сөйләде

Россиядә балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда шактый арткан.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Балалар өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә тиеш, чөнки бу очракта аларның инфекция йоктыру куркынычы зур. РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы, «Инвитро-Сибирь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш табибы Андрей Поздняковка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда шактый артуы хакында белдергән иде. Аның сүзләренчә, әлеге очракларның яртысына якыны клиник симптомнар белән уза.

«Балаларга битлек режимын үтәргә кирәкме? Өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында һичшиксез үтәргә кирәк, ә балалар коллективларында мәҗбүри түгел. Ни өчен шулаймы? Олы кешенең балага инфекция йоктыру ихтималы авыру баланың сәламәт сабыйга чир йоктыру ихтималына караганда күп тапкыр зуррак», — диде Поздняков.

Ул билгеләп үткәнчә, балаларда вирус өлкәннәргә караганда азрак бүленеп чыга, әмма шулай булса да баладан инфекция йоктыру куркынычы бар. «Җәмәгать урыннарында өлкәннәр күпчелекне тәшкил итә, шунлыктан балага битлек кидертүең хәерле», — дип искәртте белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100