Сәламәтлек саклау министрлыгы: Дәүләт хезмәтләре аша табибларга язылу туктатылмады

«Республикада электрон язылуның төп чыганаклары: дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы, мобиль кушымта, язылу терминаллары, табибтан табибка кабат язылу», — диделәр ведомствода.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Төбәк хезмәтләре сайты аша табибларга язылу туктатылмады. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республикада электрон язылуның төп чыганаклары: дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы, мобиль кушымта, язылу терминаллары, табибтан табибка кабат язылу», — диделәр ведомствода.

Хәзерге вакытта алар барысы да эшли.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында онлайн язылулар статистикасын китерделәр: июль аенда дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша кабул итүгә 174 мең кеше язылган. Август һәм сентябрь айларында бер миллион кеше кабул итүгә язылган, аларның 173 меңе төбәк сайты аша һәм 170 меңе төрле җирдән.

Татарстанда федераль портал аша язылулар саны арту күзәтелә. Бу өч айда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша 210 мең язылу булган.

Элегрәк кайбер мәгълүмат чаралары дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша язылу белән бәйле проблемалар барлыгын хәбәр иткән иде. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәзерге вакытта медицина мәгълүмат системасын модернизацияләү бара, шулай ук татарстанлыларның электрон язылуына ихтыяҗ артты, дип искәрттеләр.