news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирусның тагын бер яңа штаммын тапканнар

Роспотребнадзор вәкилләре илдә кулланыла торган вакциналар вирусның яңа версиясенә каршы нәтиҗәле, дип белдерә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә SARS-Cov-2 — AY.4.2 коронавирусы белән зарарлануның аерым очраклары ачыкланды. 

Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа ысулларын эшләү фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«AY.4.2 — „дельта“ штаммының бер төре. Россиядә әлеге штамм очраган инде», — диде Хафизов.                    

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле яңа вариант пәйда булу Россиядә авырулар санының артуына өстәмә этәргеч бирергә мөмкин, дип белдерде. Ул илдә кулланыла торган вакциналар вирусның яңа версиясенә каршы нәтиҗәле, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot