news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар коронавирус ютәлен тану ысулын аңлатты

Коронавирус йоктырган кешеләрнең 68 процентка якыны коры ютәлдән зарлана.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе өчен хас ютәлне кайбер билгеләр буенча танырга мөмкин. Британиянең Mirror басмасы сораштырган экспертлар шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиблар бәяләвенчә, коронавирус йоктырган кешеләрнең 68 процентка якыны коры ютәлдән зарлана. Бу – коронавирус инфекциясе вакытында күзәтелә торган билгеләрнең таралу күрсәткече буенча икенче урындагысы.

Covid-19 белән авыручы пациентларда еш кына «үпкәдән чыга торган тирән ютәл» күзәтелә, ул юеш булмый, дип аңлатты белгечләр.

Хәер, табиблар әйтүенчә, мондый симптом башка авыруларга да хас. Аны аллергия, тәмәке тарту, астма һәм гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы да китереп чыгарырга мөмкин.

Инфекциянең әлеге билгесе ачыклангач, үз-үзеңә диагноз кую белән шөгыльләнмәскә, ә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Озакка сузылган ютәл, бизгәк вакытында, ис һәм тәм сизү тойгысын югалткан очракта коронавирусны ачыклау өчен ПЦР-тест тапшыру зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100