news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлыгы: Коронавирустан йөз меңнән артык табиб үлгән

Табибларга беренче чиратта ковидтан прививка ясату мөһим, ди Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлыгы.

(Казан, 21октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус белдергәнчә, 2020 елның гыйнварыннан башлап быелның маена кадәр коронавирустан 100 меңнән артык медицина хезмәткәре үлгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңа эш документы нигезендә, 2020 елның гыйнварыннан алып быелның май аена кадәр ковидтан вафат булган медицина хезмәткәренең саны 115 мең булырга мөмкин. Менә ни өчен медицина хезмәткәрләренең өстенлекле тәртиптә вакциналаштырылуы мөһим», - дигән ул брифингта.

Аның сүзләренчә, 119 илдән алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, дөньяда биш медицина хезмәткәренең икесе тулысынча вакциналаштырылган. «Әмма, бу уртача күрсәткеч артында төбәкләр һәм икътисади төркемнәр арасында зур аерма бар», - дип искәртте табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100