news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга госпиталендә дәваланучыларның 80 проценты авыруны катлаулы формада кичерә

Табиблар алабугалыларны коронавируска каршы прививка ясатырга өнди.

Алабуга госпиталендә дәваланучыларның 80 проценты авыруны катлаулы формада кичерә
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 21 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бүген Covid-госпитальдә 109 кеше дәвалана. Дәваланучыларның 80 проценты авыруны катлаулы формада кичерә, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк район хастаханәсендә. 

Табиблар алабугалыларны коронавируска каршы прививка ясатырга өнди. Вакцинация — куркыныч инфекция белән көрәшүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы.

Ял көннәрендә Алабугада барлыгы 145 кеше прививка ясаткан.

Вакцинация шәһәрнең дүрт прививка пунктында башкарыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot