news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә 44 кеше коронавирус йоктырган

Covid-19 инфекциясеннән узган көндә республиканың 47 кешесе савыкты.

Татарстанда тәүлек эчендә 44 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенең 44 очрагы теркәлгән. Республиканың ике кешесе вирусны читтә йоктырган, калган очраклар – авыру кеше белән контакт аркасында. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

 Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган – алар 23 кеше.

Инфекцияле коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда табылган, биредә 33 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Арча районы алда бара, анда авыруның биш очрагы билгеләп үтелде. Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Лаеш, Спас һәм Чистай районнарында берәр авыру ачыкланган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле 7 мең 943 кеше авырды. Алар арасында 6 мең 803 пациент дәваланды, шул исәптән 47се – узган тәүлектә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100