news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хезмәт коллективларында коронавирус актив тарала башлады

Бер айда көнкүрештә элемтә буенча Covid-19 йоктыручылар саны 14 процентка кимегән.

Татарстанда хезмәт коллективларында коронавирус актив тарала башлады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда эш урынында яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арткан. Бу турыда «Татар-информ”да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әгәр сентябрьдә көнкүрештә элемтә буенча 47 процент, ә хезмәт коллективларында 44 процент кеше коронавирус йоктырган булса, октябрьдә бу структура үзгәргән. Хезмәт коллективында 57 процент кеше һәм көнкүрештә 33 процент кеше Covid-19 йоктырган», — диде спикер.

Любовь Авдонина статистикада мондый үзгәрешне предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бәрхет сезонына туры килгән яллардан кайту белән бәйле булуын аңлатты.

Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары эш бирүчеләргә яңа коронавирустан саклану өчен санитар-эпидемиология чараларын үтәргә кирәклеген искәртте.

«Хәзер кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) сезоны дәвам итүен исәпкә алып, коллективларда микроклимат параметрлары үтәлүен карарга кирәк. Бу бик мөһим, чөнки туңу тын юллары вирус инфекциясе авыруларының төп факторы булып тора. Шуңа күрә температура режимын үтәргә һәм контрольдә тотарга кирәк», — диде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot